news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Туризм тармагы ел саен бюджетка 40 миллиард сумга якын акча китерә

Фәрит Мөхәммәтшин: Туризм тармагы ел саен бюджетка 40 миллиард сумга якын акча китерә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан – Россиянең барлык төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән туристлар өчен кызыклы урын. Туризм тармагы ел саен республика бюджетына 40 миллиард сумга якын акча китерә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан - җәлеп итүчән туристлык үзәкләренең берсе. Чөнки бу – күп милләтле республика, анда һәр халык үз телен, тарихын һәм мәдәниятен саклый. Әмма иң мөһиме – төбәктәге тарихи объектларның сакланышы. Безнең күрсәтерлек һәм туристларда кызыксыну уятырлык нәрсәләребез бар. Моңа тагын да күбрәк игътибар бирергә кирәк дип саныйм. Туризм өлкәсе бюджетка салым рәвешендә 40 миллиард сумнан артык акча китер», - дип белдерде ул.

Туристлык объектларының Татарстандагы кебек күптөрлелеге беркайда да юк диярлек, бу бигрәк тә ЮНЕСКО мирасы объектларына кагыла, алар республикада дүртәү, дип өстәде парламент җитәкчесе.

Татарстанда туризм үсеше Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүдән башланды, анда бик күп дәрәҗәле кунаклар булды. Шуннан бирле республикада туристлар агымы сигез тапкырга артты, дип искәртте ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

«Соңгы ике дистә елда туристлык инфраструктурасы тиз үсә башлады, шул исәптән бөтендөнья дәрәҗәсендәге вакыйгалар – Бөтендөнья җәйге Универсиадасы, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты, БРИКС дәүләт башлыклары саммиты нәтиҗәсендә. Моның нәтиҗәсе буларак, узган ике дистә елда Татарстан Туризм өлкәсендә зур нәтиҗәләргә иреште», - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан туристлар агымы буенча Идел буе федераль округында тотрыклы лидерга әверелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot