Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан милләтара татулык нәтиҗәсендә тотрыклы үсешен саклый
Бүген Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясы советының киңәйтелгән утырышы узды. Милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре 2025 елга йомгак ясады, халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләренең эше, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләде. Утырышны республика Дәүләт Советы Рәисе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин уздырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Очрашу башланыр алдыннан ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы автомобильне тапшыруда катнашты. Машинаны Татарстан таҗикларының милли-мәдәни автономиясе тапшырган. Тантана Халыклар дуслыгы йорты бинасы янында узды. Беренчел кирәк-яраклар төялгән «Нива» автомобиле «Тимер» батальоны хәрбиләренә җибәрелде.
Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Ассамблея эшенә йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республика тотрыклы иҗтимагый-сәяси һәм икътисади вазгыять, милләтара татулык, ил җитәкчелеге һәм Россия Президенты Владимир Путин ярдәме нәтиҗәсендә тотрыклы үсешен саклый.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Аның сүзләренчә, Татарстанда яшәү, эшләү, гаилә кору һәм балалар тәрбияләү уңайлы, ә республика традицион кыйммәтләрне саклауда нык тора һәм бу мирасны киләчәк буыннар өчен сакларга ниятли.
Ул 2025 елның Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында узуын искәртте. Махсус хәрби операция башланганнан бирле республиканың 17 кешесе Россия Герое исеменә лаек булды, меңнән артыгы Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Парламент җитәкчесе төрле милләт вәкилләренең хәрби хәрәкәтләрдә иңгә-иң куеп, батырлык һәм ныклык күрсәтеп катнашуын билгеләп үтте һәм милли-мәдәни автономияләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Фәрит Мөхәммәтшин социаль-икътисади күрсәткечләргә аерым тукталды. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты 5,6 триллион сумнан артып киткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 2,4 процентка күбрәк. Республика Стратегик инициативалар агентлыгының инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында лидерлар рәтенә керә һәм төбәкләр арасында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны били.
Аның сүзләренчә, нәкъ менә тотрыклы иҗтимагый-сәяси вазгыять икътисадның һәм социаль өлкәнең уңышлы үсеш нигезе булып кала. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан гадәттәгечә милләтара һәм конфессияара татулыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып тора.
Парламент башлыгы сентябрьдә узачак тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны алда торган вакыйгалар рәтендә атады. Федераль парламентта республиканың лаеклы вәкиллеген тәэмин итү мөһим, бу аның мәнфәгатьләрен нәтиҗәлерәк якларга һәм икътисадка акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде ул. Дәүләт Советы Рәисе шулай ук халыкны үз гражданлык позицияләрен белдерергә һәм сайлауда актив катнашырга чакырды.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Фәрит Мөхәммәтшин Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2026 елга билгеләнгән бурычлар турында сөйләгәндә, милли активны 2036 елга кадәр Дәүләт милли сәясәте стратегиясе нигезләмәләрен игътибар белән өйрәнергә чакырды.
Ул республика алдында бай һәм җаваплы чор торуын билгеләп үтте һәм алдагы эшнең нәтиҗәлелегенә ышаныч белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан күп кенә төбәкләр өчен тормыш дәрәҗәсе, инфраструктура һәм күпмилләтле халыкның бердәмлеге буенча үрнәк булып тора, ә төп бурыч – тынычлык, татулык һәм мәдәниятләр диалогы территориясе статусын саклап калу.
Дәүләт Советы депутаты һәм Ассамблея рәисе урынбасары – Советның башкарма комитет җитәкчесе Ренат Вәлиуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Ассамблея 39 милләтне тәкъдим итүче 270 җирле һәм төбәк иҗтимагый берләшмәсен берләштерә.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Республикада 13 халыклар дуслыгы йорты һәм үзәге, ике филиал һәм 39 вәкиллек, Яшьләр Ассамблеясы эшли. Муниципалитет башлыклары инициативасы белән яңа вәкиллекләр ачылу дәвам итә – хисап елында ул Арча районында барлыкка килде.
Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, 2025 елда Ватанны саклаучылар елы чараларына аерым игътибар бирелгән. Аерым алганда, Казанның Бауман урамында «Күпмилләтле Татарстан геройлары» күргәзмәсе узды, анда 15 тумбада 42 Советлар Союзы Герое һәм Кызыл йолдыз, Кызыл байрак орденнары һәм башка бүләк ияләре тәкъдим ителде.
Ул шулай ук узган ел республиканың этномәдәни тормышы бай булуын билгеләп үтте. Милли-мәдәни берләшмәләр туган телләрне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне популярлаштыру белән актив шөгыльләнде. Ассамблея, аның вәкиллекләре һәм халыклар дуслыгы йортлары барлыгы 3677 чара үткәрде.
Ассамблея һәм халыклар дуслыгы йортлары катнашында Татарстанда традицион бәйрәмнәр («Широкая Масленица», «Нәүрүз», «Каравон», «Сабантуй», «Семык», «Гырон Быдтон», «Валда шинясь», «Балтай», «Уяв», «Учук», «Иван Купала», «Питрау») узды. Ренат Вәлиуллин искәрткәнчә, мондый вакыйгалар республика һәм бөтен ил халкын, традицияләрне берләштерә.
Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эше нәтиҗәләре турында Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров сөйләде. Утырышта шулай ук Чүпрәле районы мисалында мариларның милли-мәдәни автономиясе, чуваш автономиясе һәм Ассамблеяның Тәтеш районындагы вәкиллеге эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз