Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Волейбол федерациясе Президенты кубогы финалын ачты
Казанның «Тулпар» спорт комплексында сәнәгать предприятиеләре арасында Татарстан Волейбол федерациясе Президентының XIII Кубогы финал уеннары узды. Ярышны ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин ачты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Финалистларны һәм җанатарларны сәламләп, Мөхәммәтшин турнирда катнашучыларга һәм оештыручыларга республикада волейболны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Республикада волейбол уңышлы үсеш кичерә; бу спорт уеннарын предприятиеләрдә дә, гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә, районнарда да яраталар. Моннан тыш, ул яшьләрдә команда рухы тәрбияли, шул исәптән сезнең үрнәк ярдәмендә дә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Бу сезонда Кубок өчен сәнәгать предприятиеләренең 60тан артык командасы көрәште. Мөхәммәтшин һәр команда артында үз оешмасын һәм районын лаеклы тәкъдим итәргә омтылучы зур коллектив торуын билгеләп үтте.
«Волейбол – иң үтемле спорт төрләренең берсе, һәм ул республикада иң югары дәрәҗәдә үсеш алган. Мондый турнирлар шул исәптән ватанпәрвәрлекне дә үстерә, чөнки спортчылар үзләре эшләгән предприятие, үзләре тәкъдим иткән район өчен җаваплылык тоя», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда.
Турнирның финал этабына Әлмәттән «Татнефть» ГАҖ, Чаллыдан «Татэнерго» АҖ, Казаннан «Казань-Восток-Сервис» ҖЧҖ һәм «Татхимфармпрепараты» АҖ командалары чыкты. Шулай ук хәлиткеч уеннарда Мамадыш, Апас, Сарман, Аксубай, Саба
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз