news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Волейбол федерациясе эшчәнлеген бәяләде

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Волейбол федерациясе эшчәнлеген бәяләде
Фото: © «Татар-информ», Екатерина Маркс

Бүген «Волейбол үзәге»ндә оешма башлыгы – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе» иҗтимагый оешмасы президиумының эшлекле очрашуы узды.

«Агымдагы утырышның бурычы - Волейбол федерациясе эшчәнлеген активлаштыру һәм спортның бу төрен яңа дәрәҗәгә күтәрү, республика шәһәрләре һәм районнары мәктәпләре, хезмәт коллективлары арасында иң үтемле һәм иң популяр итү. Моны эшләргә мөмкин һәм якын арада бу бурычны хәл итү юнәлешендә эшләячәкбез», - диде Мөхәммәтшин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Татарстанда волейбол өлкәсендә ирешелгән уңышларга карамастан, үз эшеңә тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәк.

Очрашу барышында шулай ук федерациянең 2025 елгы эшенә йомгак ясалды, шул исәптән Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү мәсьәләләре каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot