news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин: Безнең уртак бурыч – күпмилләтле Татарстанда тынычлык һәм татулыкны саклау

Мөхәммәтшин: Безнең уртак бурыч – күпмилләтле Татарстанда тынычлык һәм татулыкны саклау
Фото: gossov.tatarstan.ru

Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясы президиумының киңәйтелгән утырышы һәм республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән чарада профильле министрлыклар һәм ведомстволар, башкарма, күзәтчелек һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, 1 гыйнвардан 2036 елга кадәр Россия дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясе, шулай ук РФ Дәүләт тел сәясәте нигезләре үз көченә керде. Ул 2026 ел Россия бердәмлеге елы дип игълан ителүен билгеләп үтте.

«Санап үтелгән документларның һәркайсы гаять мөһим һәм дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыру буенча барлык дәрәҗәләрдә гавами хакимият органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгели. Документлар илдә яшәүче барлык халыкларның этномәдәни үзенчәлекләрен хуплап, гомумроссия гражданлык тәңгәллеген үстерү процессын тәэмин итүгә юнәлдерелгән стратегик нигезләмәләрне беркетә», - дип искәртте парламент җитәкчесе.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Ул шулай ук милли сәясәтнең төп максатларына һәм бурычларына (илнең иминлеген һәм суверенитетын тәэмин итү, дәүләтчелекне ныгыту, халыкларның этномәдәни үзенчәлеген саклау, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту) игътибар итте.

«Шуны аерым искәртәсем килә, Россиянең күпмилләтле халкы махсус хәрби операция бурычларын үтәп, Ватан иминлеге сагында торганда, билгеләнгән максатларны һәм бурычларны системалы рәвештә тормышка ашыру бик мөһим», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Милли мәсьәләне мәгълүмати яктан тәэмин итүгә зур игътибар бирелде. Фәрит Мөхәммәтшин стратегия бурычлары турында активрак сөйләргә, грант конкурсларында катнашырга һәм төрле халыклар арасындагы хезмәттәшлекнең уңай үрнәкләрен күрсәтергә киңәш итте.

«Кешеләр әлеге стратегияләрнең ни өчен кирәклеген, аларның нинди бурычларны хәл итүен һәм бу процесста һәркем ни рәвешле катнаша алуын аңларга тиеш. Безне берләштергән нәрсәләр турында күбрәк сөйләргә, үзара ихтирам үрнәкләрен күрсәтергә, төрле милләт кешеләре арасында «чөй кагарга» мөмкинлек бирмәскә кирәк», - диде ул.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына аерым игътибар бирелде. Парламент җитәкчесе уздырыла торган чараларда актив катнашырга өндәде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республиканың миграция сәясәтенә дә тукталды. 1 гыйнварга Татарстанда 100 меңнән артык чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган затлар яшәгән.

Ул 2024 елдан РФ Дәүләт Думасы тарафыннан миграция өлкәсен җайга салуга һәм гражданнарның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән 21 федераль закон кабул ителүен билгеләп үтте.

«Республика бүген илнең зур сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора, өстәмә эшче көчкә мохтаҗ, шуңа күрә чит ил гражданнарының 49 проценты хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатында республикада яши. Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын өчен,барысын да эшләү», – дип искәртте ул.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев хәбәр иткәнчә, республикага 143 меңнән артык чит ил гражданы эшкә урнашу максаты белән килгән, бу гомуми санның 56,4 процентын тәшкил итә. 2 меңгә якын чит ил кешесе һәм гражданлыгы булмаган затлар РФ гражданлыгын алган, ә даими яшәүчеләр саны 19 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot