news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мутко Яңа елга бизәлгән Казанны бәяләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов постка лайк куйды.

Мутко Яңа елга бизәлгән Казанны бәяләде
скриншот

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко үзенең Instagram битендә Казанның Яңа елга бизәлгән фоторәсемнәрен бастырып чыгарды.

«Хәерле иртә! Казан Яңа елны каршы алырга әзер», — дип хәбәр итә ул постта.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов постка лайк куйган.

Мутко элегрәк #новогоднийрегион хештегы белән Мәскәү, Красноярск һәм Рязаньнан төшерелгән фотолар белән уртаклашкан иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100