news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мутко УНИКСны финанслауга каршы чыгыш ясады

Россия спорт министры, Татарстанда беренче бишлегендә легионерлар гына уйнаган клуб тотудан мәгънә юк, дигән

(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ"). Әгәр дә аның составының күпчелеген, нигездә, чит ил уенчылары гына тәшкил итә икән, эре компанияләрнең УНИКСны финанслауларыннан мәгънә юк. Бу хакта “Россия 24” телеканалы эфирында Россия спорт министры Виталий Мутко белдергән, дип хәбәр итә ТАСС. 

“Күптән түгел УНИКС баскетбол клубы уенын күзәттем. Татарстанда беренче бишлегендә легионерлар гына уйнаган клуб тотудан ни мәгънә бар? Мин моны аңлый алмыйм. Республика җитәкчелегеннән шәһәр бюджетын тулыландыручы компанияләр ник УНИКСны финанслый, акча түгә, дип сорадым. Үзегезнең уенчылар, сезнең балалар мәктәбе кайда?” - дигән Мутко. 

Искәртеп үтәбез: сезон башындагы уңышсыз уеннардан соң узган атнада УНИКСның баш тренеры алмашынды. Грек остазы Аргирис Педулакис урынына Россия җыелма командасының баш тренеры Евгений Пашутин килде.            

news_right_1
news_right_2
news_bot