news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мутко: “Россия Ванкуверда спортның 12 төре буенча медальгә өметләнә ала”
РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры сүзләренчә, Ванкувердагы Уеннарга 350 спортчы әзерләнә
Скопировать ссылку
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Россиянең җыелма командасы 2010 елда Ванкуверда узачак кышкы Олимпия уеннарында спортның 12 төре буенча көндәшлелеккә сәләтле, дип ышана. Бу хакта РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры бүген Казанда “Россия – спорт державасы” форумы нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә белдерде.
Виталий Мутко сүзләренчә, Ванкувердагы Уеннарга 350 спортчы әзерләнә. 2010 елда Ванкуверда узачак кышкы Олимпия уеннарына әзерләнә торган Россия спортчыларына Олимпиячеләргә ярдәм итү фондыннан ай саен 45 мең сум түләү турында карар кабул ителде.
“Олимпиячеләребез алдына югары мәсьәлә куябыз. Россия җыелма командасы спортның 12 төре буенча көндәшлелеккә сәләтле, дип билгеләп үтте министр. Аның сүзләренчә, безнең җыелма команда Ванкуверда бобслей, чаңгы, биатлон, трамплиннан сикерү, фигуралы шуу, хоккей буенча медальләр яуларга өметләнә.
Виталий Мутко Россия атлетларын шорт-трек буенча ярышларга әзерләү проблемасы буенча зарланып алды. Сүз уңаеннан Олимпия уеннарында спортның бу төре буенча берьюлы 10 бүләк каралган.
“Спортның һәр төрендә иң югары урынны яулау - безнең бурыч һәм моның өчен безнең мөмкинлекләр бар, - дип шәрехләде министр. – Шорт-трек һәм керлингтан тыш, спортның барлык төре буенча без көндәшлелеккә сәләтле. Спортчылар әзерләнә, аларның максаты - җиңү”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2