news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мутко «Казан Арена»ны 2018 елгы Дөнья чемпионатына әзерләүдән канәгать булмавын белдергән

Аңарда футбол кыры һәм проект документацияләре булмауга кагылышлы сораулар туган.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия спорт министры Виталий Мутко Казанда стадионны футбол буенча 2018 ел дөнья чемпионатына әзерләүдән риза түгеллеген белдерде.

«Р-Спорт» хәбәр итүенчә, Муткода футбол кыры һәм проект документацияләре булмауга кагылышлы сораулар туган. «Без бит сезгә акча бирдек! Казаннан алынган хәбәрләргә гаҗәпләнәм. Ничек эшлисез сез?», — дип белдергән спорт министры. Ул уен кырының декабрьдә тапшырылырга тиешлеген, әмма, формаль яктан моның мөмкин түгеллеген билгеләп үткән. «Бернәрсәне дә туктатырга кирәкми, әмма бүген бөтен мәсьәләләр буенча хәбәр итүегезне сорыйм. Миңа бу бер дә ошамый», — дип өстәгән Мутко.

Элегрәк РФ хөкүмәте «Казан Арена»да 2018 ел дөнья чемпионатын үткәрү өчен яңа газонга 47,5 млн. сум акча бүлеп бирүне раслаган иде.

Казан стадионында, элек Мутко хәбәр иткәнчә, Россия җыелмасы 2017 елда  иптәшләрчә беренче матчны үткәрәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100