news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мутко 2018 елда Казанда Дөнья чемпионаты вакытында Ураза бәйрәмен кичектерүне сорый

Традиция буенча "Kazan-Arena" стадионында массакүләм намаз укыла, уеннар вакытында бу мөмкин түгел.

 (Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Казанда Дөнья чемпионаты уеннары вакытында Ураза бәйрәмен кичектерергә мөмкиннәр. Бу хакта Life басмасы хәбәр итә.

Россия спорт министры Виталий Мутко төбәк башлыкларыннан Чемпионат һәм Конфедерацияләр кубогын үткәрү вакытында массакүләм чараларны кичектерүне сораган. Ул ФИФА нормаларын белдерә, эре чараларны Дөнья чемпионаты оештыру комитеты белән килешкәннән соң үткәрергә мөмкин.

Казанда Чемпионат көннәрендә Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Традиция буенча "Kazan-Arena" стадионында массакүләм намаз укыла, уеннар вакытында бу мөмкин түгел. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров сүзләренчә, хәзер намаз уку урынын үзгәртү турында фикер алышалар, ә Ураза бәйрәме вакытын кичектерү мөмкин түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot