news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Красногорск мөселман җәмгыяте балалар арасында «Минем мәчет» рәсем бәйгесен үткәрде

Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәре мөселман җәмгыяте балалар арасында «Минем мәчет» рәсем конкурсын үткәрде. Җәмгыять рәисе, имам-хатыйп Илһам Садыйков җитәкчелегендә җәмгыять тарафыннан оештырылган чара яшь мөселманнарны һәм аларның гаиләләрен берләштерде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучылар үз эшләрендә Аллаһ йортын ничек күзаллауларын сурәтләде. Балалар иҗат иткән ачык төсләргә бай, ихлас рәсемнәр җәмгыять бинасында үзенчәлекле җылы атмосфера тудырды.

Конкурс йомгаклары буенча барлык яшь рәссамнарга - тәм-томнар, аеруча зур осталык белән иҗат ителгән эшләрнең авторларына исә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot