Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Луганск Халык Республикасы мөселманнары татар җәмгыятендә булды
Луганск Халык Республикасы мөфтие Мөхәммәд Исмаилның күрсәтмәсе белән Луганск Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре татар җәмгыятендәге өлкән буын вәкилләре янында булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге инициативаның максаты – хәйрия ярдәме күрсәтү генә түгел, ә рухи багланышларны ныгыту, яшь буынга үрнәк буларак үз кардәшләрең турында кайгыртудан гыйбарәт. Очрашу кысаларында рухи кыйммәтләрне саклау, өммәтне ныгыту, үз тамырларыңны онытмау һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен җәмгыять бердәмлеген саклауны дәвам итү максатыннан традицияләргә һәм мәдәни мираска игътибарны арттыру мәсьәләләре каралды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз