Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кузбасс мөселманнары махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыярга булышты
Новокузнецкидан махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар конвойны озаттылар. Автоколонна составына хәрбиләр өчен иң кирәкле әйберләр төялгән «КамАЗ» машинасы һәм пикап кергән. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юлга чыгар алдыннан акциядә катнашучыларга «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов мөрәҗәгать итте. Ул аларга юлны хәвеф-хәтәрсез үтүләрен, ә хәрбиләргә җиңү яулап тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
Бу юлы гуманитар ярдәм җыюда Кузбассның берьюлы өч шәһәре: Новокузнецк, Киселевск һәм Ленинск-Кузнецкий катнашты. Бу эшкә волонтерлар, дини оешмалар вәкилләре, мәктәп укучылары, җитештерү берләшмәләре һәм битараф булмаган кешеләр хәлдән килгәнчә үз өлешен кертте. Машиналарга җылы әйберләр, медикаментлар, азык-төлек, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре төяделәр, шулай ук посылкалар һәм балалар язган хатларны да куярга онытмадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз