Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Муса Жәлилнең кызы Чулпан ханым Казандагы төп йортында кунакта булды
"Дөнья" студиясе февраль аенда Чулпан ханым, аның кызы һәм оныклары белән булган видеоәңгәмәләрне эфирга чыгарачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). 9 гыйнварда Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым үзенең кызы һәм оныклары белән Казанда элек яшәгән фатирларында кунакта булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
М.Горький урамының 17 йортында урнашкан бу музей-фатирда Чулпан Муса кызының бәхетле балалык еллары үткән. Ул биредә әтисе, әнисе белән бергә кичергән шатлыклы көнннәрен искә төшерде. Үзенә 4-5 яшь чакта бу фатирда һәм Аккош күлендәге язлыкта язучылар белән булган очрашуларны, сугыш башланган хәвефле көннәрне ул әле дә онытмый.
«Дөнья» студиясе Чулпан ханым, аның кызы Татьяна, оныклары Миша һәм Лиза, шулай ук Муса Җәлинең музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова белән үткәрелгән видеоәңгәмәләрне шагыйрьнең туган көне җиткәндә, февраль аенда күрсәтәчәк, диелә матбугат хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз