news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлилнең юбилеена багышлап Сәидә Мөхәммәтҗанованың «Җырларым» клибы чыкты

Муса Җәлилнең тоткынлыкта иҗат иткән шигыренә көйне Радмир Шәйхетдинов язган.

Муса Җәлилнең юбилеена багышлап Сәидә Мөхәммәтҗанованың «Җырларым» клибы чыкты

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Сәидә Мөхәммәтҗанова Муса Җәлилнең 115 еллык юбилее уңаеннан төшерелгән «Җырларым» клибын тәкъдим итте.

«Җырларым» - Муса Җәлилнең тоткынлыкта иҗат иткән, «Моабит дәфтәрләре» циклына кергән шигырьләренең берсе. Ул 1943 елның 26 ноябрендә язылган. Яңа җырга көйне Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән.

«Җырларым» — татар музыкасына бөтенләй яңа караш. Сәидәнең һәм яшь композитор Радмир Шәйхетдиновның дөнья карашларын, күңел тойгыларын чагылдыру», — ди клипны тәкъдим итүчеләр.

Клипны «Туган тел» һәм «ОстаТатар» чыгарган, продюсеры, режиссеры Миләүшә Сибгатуллина.

«Әсирлектә булганда, ул азатлык турында күп язган. Ялкынлы, иреккә талпынучы йөрәге белән язган. Аның җаны дошманга нәфрәт белән тулган һәм шул ук вакытта Ватанына мәхәббәттән өзгәләнгән. Ул бер нәрсә — азатлык теләгән. Югалткан азатлыкны. Аңа әсирлектән котылу насыйп булмаган, ләкин ул азатлыкны шигырьләрендә таба алган. Муса Җәлил… Безнең шагыйрь. Безнең сугышчы. Безнең герой», ди оештыручылар.

Яңа клип «Татар-информ» сайтының ютуб-каналында тәкъдим ителә.


Татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы оешмалары иллегә якын чара — фестивальләр, концертлар, перфоманслар, иҗади очрашулар, шигырь кичәләре үткәрәчәк, дип хәбәр иткән идек.

news_right_1
news_right_2
news_bot