news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең «Ышанма» шигыре Төркия журналында тәрҗемә ителеп чыкты

«Татар һәм төрек телләренең якынлыгын күрсәтәсем килде», — диде тәрҗемәче Гамзә Нур Налбант.

Муса Җәлилнең «Ышанма» шигыре Төркия журналында тәрҗемә ителеп чыкты
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең «Göçebe Dergisi» дип исемләнгән фикер, мәдәният, сәнгать һәм әдәбият журналында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Ышанма» шигыре төрек теленә тәрҗемә ителеп чыккан. Шигырьне Искешәһәрнең Османгази университеты магистры Гамзә Нур Налбант тәрҗемә иткән.

«Муса Җәлилнең шигырьләрен йөрәгем аша үткәреп укыдым. Аеруча аның „Ышанма“ дигән шигыре күңелгә тәэсир итте. Шигырьне тәрҗемә иткәндә укый-укый елап беттем. Төрки сүзләрне кулланырга тырыштым, татар һәм төрек телләренең якынлыгын күрсәтәсем килде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Автор мәкаләсендә Муса Җәлилнең башка шигырьләрен дә төрекчәгә тәрҗемә итеп, өзекләр китерә. «Төркиядә Муса Җәлил турында мәкаләләр бик аз басылган. Тәрҗемә ителәсе шигырьләре дә байтак. Мәкаләмдә биографиясе турында яздым. Кыскача, әсәрләре турында мәгълүмат бирдем», — диде Гамзә Нур Налбант.

«Göçebe Dergisi» журналын Гөкчә Юксәлән Пәләр белән Саффәт Альп Елмаз чыгара. Сүз уңаеннан, остазым Саффәт Альп әфәнденең Казанда булганы бар. Шуңа да минем татар теленә булган мәхәббәтемне аңлап кабул итте. Алар татарларны яратулары турында әйтте. Миңа алга таба да татар авторларын танытырга киңәш иттеләр», — диде тәрҗемәче.

Гамзә Нур Налбант узган айда да Габдулла Тукай турында мәкалә язган булган, киләсе айларда да татар авторлары турында мәкалә язып, аларның әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итәргә теләге булуын әйтте.

Журналны шушы сылтама аша укырга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100