news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлилне туган төбәгендә искә алачаклар

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.

(Казан, 18 август, "Татар-информ"). Оренбург татарлары Герой шагыйрь Муса Җәлилне (1906-1944) искә алачак. Бу хакта "Туган тел" оешмасы хәбәр итә.
 
Хәбәрдә әйтелгәнчә, чара шагыйрь һәйкәле янында, 25 августта үткәрелер дип көтелә. Нәкъ шул көнне Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре Берлинда төрмәдә җәзалап үтерелә. 
 
Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, диелә хәбәрдә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot