Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Муса Җәлилнең туган көнендә “Моабит дәфтәрләре" халыкка күрсәтелде
Быел "Моабит дәфтәрләре"н алып чыгу хокукы Тинчурин театры артисты Артем Пискуновка бирелде.
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Татарстан Милли музеенда каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең фашистлар төрмәсендә язган "Моабит дәфтәрләре" халыкка күрсәтелде. Чара Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланды.
Быел “Моабит дәфтәрләре”н алып чыгу хокукы Тинчурин театры актеры, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Тантана” республика театраль премиясе лауреаты Артем Пискуновка бирелде. Ул "Моабит дәфтәрләре"н күтәреп, халык килеп караячак махсус урынга алып барган вакытта дулкынлануын әйтте.
“Әлеге зур һәм җаваплы эшне миңа ышанып тапшыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бик нык дулкынланам. Монда артык сүзләр сөйләп тору да кирәкми. Һәр татарның күңелендә Муса Җәлилнең роле зур. Ул илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да, ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә”, - диде ул.
"Моабит дәфтәрләре” - Берлинның “Моабит" төрмәсендә шагыйрь язган шигырьләрнең кулъязмалары. Татарстан Милли музее генераль директорның фәнни-эзләнүләр буенча урынбасары Светлана Измайлова әйтүенчә, дәфтәрләр музейның иң кыйммәтле экспонатларыннан санала.
“М. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” күп гасырлык татар әдәбиятының горурлыгы һәм даны булып санала. Аның шигырьләре һәрвакыт Ватанга тугрылыкка, кыюлыкка, какшамас ихтыяр көченә мәңгелек һәйкәл булып калыр. Шагыйрьнең дәфтәрләре музейның иң кыйммәтле экспонатлары булып тора. Музей фондына алар 1966 елда килеп ирешә”, - дип билгеләп узды ул.
Чара кунакларын сәламләп, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та чыгыш ясады. “М. Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары туган җир, халык өчен үлем сукмагыннан атлаган. Алар безнең якты киләчәгебез, матур тормыш өчен үзләрен корбан иткән бөек шәхесләр. Дан аларга! Без аларны онытырга тиеш түгел”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз