news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең 115 еллыгы музейларда, мәктәптә һәм онлайн-чаралар белән билгеләп үтелә

Татарстанда герой-шагыйргә багышланган илледән артык мәдәни чара оештырыла.

Муса Җәлилнең 115 еллыгы музейларда, мәктәптә һәм онлайн-чаралар белән билгеләп үтелә
Владимир Васильев

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 115 еллык юбилей елында шагыйрь иҗатын таныту максатыннан традицион чаралар белән бергә күп төрле онлайн-чаралар уздырылачак.

Татарстанда герой-шагыйргә багышланган илледән артык мәдәни чара үткәреләчәк, дип хәбәр итә мәдәният министрлыгы. ТР Милли музей 15 февральдә — «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсенең фондлардан чыгарылганын күрергә чакыра. Бу ел саен үткәрелә торган традицион чара. Шул ук көнне республика җитәкчеләре катнашында Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куелачак.

Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында һәм «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Новые имена» хәйрия фонды шагыйрь юбилеена багышланган фестиваль уздыра. Концертта 2019-2021 елларда стипендиат булган Татарстан музыкантлары катнаша. Программага «Җәлил укулары» халыкара конкурсы лауреатлары чыгышлары да кертелгән. 

Декада кысаларында «Адымнар» полилингваль комплексында да «Моабит дәфтәрләре» көне үткәреләчәк. Укучылар шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова белән очрашачак.

Казандагы Җәлил музеенда герой-шагыйрь турында лекцияләр һәм музей дәресләре үткәрелә. Җәлил истәлегенә багышланган мәдәни чаралар циклы Татар китабы йортында да булачак.

Социаль челтәрләрдә Казан ТЮЗ актерлары «Моабит дәфтәрләре» шигырьләрен укыячаклар. Интернет киңлекләренә Муса Җәлил белән Нәҗип Җиһанов дуслыгы турында аудио, видео һәм фотоматериаллар урнаштырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100