Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Муса Җәлил юбилее уңаеннан «Йөрәгем синең яныңда тибә...» открыткалар җыентыгы чыкты
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин сүзләренчә, Муса Җәлил исеме, тарихы Татарстан Республикасы өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә мөһим.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Муса Җәлил юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее «Йөрәгем синең яныңда тибә…» открыткалар җыентыгын 100 данә белән чыгарды.
«Мусаның тормышны яратуын, аның яхшы гаилә башлыгы һәм мөлаем кеше булуын күрсәтергә теләдек. Бу открыткалардагы фотоларны безгә Муса Җәлилнең гаиләсе тәкъдим иткәне иде», — диде Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алиса Вяткина.
Алиса Вяткина быел «Моабит дәфтәрләре»нең музейга бирелүенә дә 55 ел тулуын искә төшереп үтте. «1966 елның 16 мартында Әминә ханым Сәйфуллина ТАССР Президиумы аша безгә саклануга „Моабит дәфтәрләре“ н тапшырган иде», — диде ул.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин сүзләренчә, Муса Җәлил исеме, тарихы Татарстан Республикасы өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә мөһим. «Кичә Нижневартовск шәһәрендә киңәшмә узган иде. Анда да Муса Җәлилнең бюсты бар», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз