Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Муса Җәлил турында: “Андый шагыйрьне бүгенге заманнан эзләү урынсыз” (видео)
Муса Җәлил исемендәге премия алучылар шагыйрьне искә алды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелүгә 72 ел тулды. Бу уңайдан Казанда искә алу чарасы узды. Анда Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым да катнашты, ул бер төркем шагыйрьләр, язучыларга үз исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан чыгарылган истәлек билгесе белән бүләкләде.
Ркаил Зәйдулла: “Бүген дә шагыйрьгә каһарманлык, үз сүзен курыкмыйча әйтә белү кирәк”
Бүләкләргә лаек булучылар арасында язучы Ркаил Зәйдулла да бар. Ул 90 нчы елларда Муса Җәлил исемендәге премия алган шәхес.
“Әлбәттә, Муса Җәлил минем язмышымда да, татар шигърияте өчен дә бик зур, каһарман шагыйрь. Аның үзенчәлеген, аның шигъриятенең хасиятен нәкъ менә аның язмышында эзләргә кирәк. Һәр шагыйрьнең иҗаты аның язмышына бәйле һәм аның үзенчәлеге, укучыларны җәлеп итү көче дә шушы заманга, шагыйрьнең шәхсән язмышына килеп бәйләнгән”, - диде ул.

Шагыйрь һәм драматург фикеренчә, Муса Җәлилнең көче, кодрәте, аның шигырьләре аша безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. “Андый шагыйрьне бүгенге заманнан эзләү урынсыз. Меңьеллык татар шигърияте Кол Галиләр, Тукайлар, Җәлилләр аша күчеп безгә дә килә. Әмма безнең чорда шагыйрьнең үзенчәлеге бүтән төрле бер хасиятләр белән бәйле. Бүген дә шагыйрьгә каһарманлык, үз сүзен курыкмыйча әйтә белү кирәк. Монда, әлбәттә, Муса Җәлилнең мисалы безгә үрнәк булып тора”, - диде Ркаил Зәйдулла.
Шагыйрә Луиза Янсуар: “Без Җәлилдән үсеп чыктык”
Шагыйрә Луиза Янсуар әйтүенчә, Муса Җәлил аның тормышына мәктәп эскәмиясеннән килеп кергән шәхес һәм аның кылган гамәлләре, батырлыгы белән дә үрнәк. “Мин Фатих Кәрим, Муса Җәлил шигырьләрен кечкенәдән сәхнәдән яттан сөйләдем. Без шинельдән үсеп чыктык, дигән кебек, без Җәлилдән үсеп чыктык дияргә була. Татар әдәбиятында кызыклы, үзенчәлекле шәхесләр күп булган. Җәлилнең шәхес буларак кылган гамәле, символ булып әверелүе, ул кешенең, иҗат кешесенең бигрәк тә, умырткасын билгелидер, дип уйлыйм мин”, - диде шагыйрә.
Луиза Янсуар Муса Җәлил нигез салган “Ялкын” журналында эшли. Шуңа да шагыйрь аңа шәхес буларак та якын һәм кызыклы, ди ул. “Моның белән дә ул балалар өчен, басма әдәбият өчен бик зур эш башкарган кеше. Чит ил әдәбиятыннан булган әсәрләрне тәрҗемә итеп бастыра башлаган шәхес. Шуның өчен дә мин аны бик нык хөрмәт итәм. Ул бала чакта басма матбугат аша тәрбиянең ничек мөһим булганлыгын ул аңлаган. Шуңа да басма матбугатта эшләгән кешеләрне, күпмедер дәрәҗәдә, мин аның варислары дип исәплим”, - диде әңгәмәдәшебез.
Чулпан Җәлилова: “Шундый әтием булу белән горурланам”
“Бүген мин бик күп төрле хисләр кичерәм. Беренчедән, бу көнне минем әтием һәлак булды, бик куркыныч рәвештә һәлак булды. Мин ул һәлак булган җиргә бардым. Шуңа да, монда булганда да мин аларның ничек итеп җырлап җәзалауга барулары хакында уйлыйм. Авырту кичерәм. Һәрвакыт яраткан кешемне, яраткан әтиемне югалту авырлыгын тоям. Икенче яктан исә, кешеләрнең монда килүе, аны истә тотулары, шигырьләрен укуларына мин бик рәхмәтле. Чөнки аны барысы да хәтерли. Билгеле инде, шундый әтием булу белән горурланам”, - диде шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз