news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил премиясе ияләре ачыкланды - "Идел" журналы

Тавыш бирү нәтиҗәсендә иң күп баллны шагыйрь Рәмис Әймәт җыйды.

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", "Идел") Муса Җәлил премиясе ияләре ачыкланды. Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе ияләре ачыкланды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә иң күп баллны шагыйрь Рәмис Әймәт җыйды.

Җиңүчеләр арасында Башкортстан вәкиле дә бар.

Узган атнада Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең 2017 елдагы ияләрен ачыклау буенча беренче утырыш үткән иде. Анда тавыш бирү нәтиҗәсендә икенче этапка унбер кандидат чыгарылды. Шулардан дүртесе хәлиткеч тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүче дип игълан ителде. Алар: шагыйрь Рәмис Әймәт, К.Тинчурин исемендәге театр артистлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова, «Иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы һәм Башкортстаннан Марат Шәрипов.

Билгеле булганча, әлеге премия ике елга бер бирелә. 2015 елда аңа «Идел» яшьләр үзәге, Луиза Янсуар белән Рөстәм Галиуллин, Эльмир Низамов һәм Александра Буховец ия булган иде. Премиянең күләме – 200 мең сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100