news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил музей-фатирында әдип Рабит Батулла белән “Без барыбыз да балачактан...” дип исемләнгән очрашу уза

Очрашу Халыкара балалар китабы көне уңаеннан оештырыла

(Казан, 25 март. “Татар-информ”). Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры 2 апрельдә Халыкара балалар китабы көне уңаеннан әдип Рабит Батулла белән “Без барыбыз да балачактан...” дип исемләнгән очрашу уздыра.

Г.Тукай исемендәге бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулланың иҗаты 1963 елдан башлап балалар белән бәйле. Ул бик күп еллар Казан Курчак театрында баш режиссер булып эшли, телевидениедә алып барыла торган тапшыруларда балаларга әкиятләр сөйли. Берничә буын балалар аның әкиятләрен тыңлап үсә. Курчак театры сәхнәләрендә Рабит Батулланың бик күп маҗаралы әкиятләре, кызыклы пьесалары куела. Язучы әсәрләрендә туган җирне ярату, табигатьне саклау, хайваннарга михербанлы булу кебек тәрбияви мәсьәләләрне күтәрә. “Куян баласы Наян”, “Алып батыр маҗаралары”, “Карачкы каратай”, “Тылсымлы курай” кебек әсәрләре - шундыйлардан.

Очрашуда әдип укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирәчәк, шулай ук “Әкият” Казан дәүләт курчак театры артистлары Рабит Батулланың “Тылсымлы курай” дип аталган әкиятеннән өзек күрсәтәчәк. Кичәгә Казан шәһәренең гимназия укучылары чакырыла.

Халыкара балалар китабы көне моннан 56 ел элек, 1967 елның 2 апрелендә беренче тапкыр үткәрелгән. Чөнки 2 апрельдә бөтен дөньядагы балаларның яраткан язучысы, әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көне. Ләкин һәр халыкның үз әкиятчеләре, үз әдипләре бар. Халыкара балалар көне уңаеннан музейда кичәләр, очрашулар ел саен үткәрелә, чөнки Муса Җәлил дә балалар өчен чыккан журналларның редакторы булган, аларга багышлап шигырьләр язган. Хәтта ТР Милли музееның фондында аның үз куллары белән нәни малайга бүләк итеп ясаган кечкенә китапчыгы да саклана, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат үзәге.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100