Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләүче «Кызыл ромашка» клубы чираттагы утырышын уздыра
Анда шагыйрьнең яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү чарасы була
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Бүген көндезге 2 дә Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләүче «Кызыл ромашка» клубы чираттагы утырышын уздыра.
Утырышта Муса Җәлилнең ике дәүләт телендә чыгарылган яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү чарасы була. Китап быел “Татарстан” китап нәшриятында чыкты. Аның төзүчесе һәм мөхәррире – шагыйрь Ленар Шәех.
Әлеге китапта шагыйрьнең иң әйбәт шигырьләре урын алган. Китап, алдагы басмаларыннан ике телдә булуы,“Моабит дәфтәрләре”нең тулысынча бирелүе һәм яңа тәрҗемә әсәрләре белән аерылып тора.
Утырышта “Татарстан” китап нәшрияте директоры Дамир Шакиров, Ленар Шәех, шагыйрь Наил Ишмөхәммәтовның катнашуы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин исә Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләве көтелә, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз