news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил музее мөдире: Чулпан Җәлилова, Мәскәүдә үссә дә, татарча аңлый

Муса Җәлил музее мөдире Нәзирә Фәттахова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервью бирде.

Муса Җәлил музее мөдире: Чулпан Җәлилова, Мәскәүдә үссә дә, татарча аңлый
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Казандагы Муса Җәлил музее мөдире Нәзирә Фәттахова Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилованың, Мәскәүдә үссә дә, татар телен аңлавын әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде.

«Чулпан ханым — Мәскәүдә үскән кыз. Мәскәү мохите ул елларда телне сакларга мөмкинлек бирмәгән. Әмма ул татарча аңлый. Үзара аралашканда, күбрәк татарча сөйләшсәк, ул да татар телен өйрәнеп, телебезне камил белер иде. Ә без русча аралаштык, шуңа күрә бу мәсьәләдә үз-үземне гаеплим», — диде музей мөдире.

Нәзирә Фәттахова сүзләренчә, Муса Җәлилнең оныгы Татьяна һәм оныкчыклары Михаил белән Елизавета татар телен белми. «Чулпан ханым белән аралашканда әз-мәз татар сүзләрен куллансак та, Татьяна, Михаил һәм Елизавета булганда, бары тик рус телендә аралашырга мәҗбүрбез», — ди ул.

Әңгәмәне тулысынча «Интертат» сайтында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100