Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле булды
Өч чемпион – Биектау районыннан.
(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Биектау районында “Ватаным Татарстан” газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле булды. Ун авырлык үлчәвендә барган бәйгедә Биектау районының 3 көрәшчесе җиңүче булды.
Келәм хуҗаларыннан Нәфис Миңнебаев (60 килограмм), Ранис Галимуллин (75 килограмм) һәм Раил Нургалиев (100 килограмм) үз авырлык үлчәүләрендә батыр калды. Шунысы игътибарга лаек: Ранис белән Раил – Теләче көрәшчеләре. Эш урыны белән бәйле рәвештә алар тәүге тапкыр Биектау данын яклап чыгыш ясады.
55 нче мәртәбә уздырылган турнирның калган чемпионнары – Искәндәр Мортазин (65 килограмм, Әлмәт), Ислам Фәләхов (70 килограмм, Алабуга), Ренас Кәлимуллин (80 килограмм, Зәй), Ильмир Төхвәтуллин (85 килограмм, Яңа Савин), Булат Мусин (90 килограмм, Яңа Савин), Муса Галләмов (130 килограмм, Теләче) һәм Сергей Павлик (130 килограммнан югары авырлык, Зәй).

Әлеге турнирда 49 командадан 399 көрәшче бил алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз