Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда тамашачылар арасында лотерея уйнатылачак
200 сумлык билет алып кергән тамашачылар көнкүреш җиһазлары ота алачак.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында беренче тапкыр тамашачылар арасында лотерея уйнатылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итттеләр.
18-19 март көнне Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда тамашачылар 200 сумлык билет алып, лотереяда катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Тамашачыларга егерме бүләк каралган. Лотереяда микродулкынлы мич, суыткыч, телевизор һәм башка төрле көнкүреш җиһазлары уйнатылачак.
«Лотерея тамашачыларны көрәшкә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Җан аткан көрәшчеләре җиңелгән очракта да, матди бүләк булса да алып кайтып китсен өчен дип уйнатабыз», — дип сөйләде «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин.
Лотереяда катнашу өчен билетларны Manzara.pro сайтында һәм көрәш сараенда алып була. Бүләк уйнатуда катнашасы килмәгән очракта көрәш карарга керү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз