Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры быел Казанда үтә
«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган ярышта 400ләп көрәшче катнашуы көтелә.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 18-19 март көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир үтәчәк. Бу хакта тулырак «Татар-информ» да үткән матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш быел 59нчы тапкыр үткәрелә. Биш төбәктән 400ләп көрәшче Казанның «Ак барс» көрәш сараенда 18-19 март көннәрендә җыелачак.
Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров ярышның ачык булуын билгеләп үтте. «Командалар саны, көрәшчеләр саны буенча бернинди чикләүләр дә юк. Артык кешеләр кала икән, аларны да кертәбез. Чөнки ул районында чемпион була алмаса да, көрәшәсе килергә мөмкин. Күрше төбәкләрдән дә киләбез, диделәр. Узган ел 391 көрәшче бил алышкан иде. Быел да шул тирә булыр дип көтәбез», — диде ул.
Бүләкләргә килгәндә, беренче урын яулаган көрәшчеләргә - илле мең, икенчегә — кырык мең, ике өченче урынга утызышар мең күләмендә акчалата приз биреләчәк. Шулай ук, узган елгы кебек, финалларда иң матур алым эшләгән көрәшчегә Ильяс Галимов исемендәге махсус премия дә каралган, диде оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз