news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары билгеле булды

Лауреатлар арасында шагыйрь Булат Ибраһим һәм композитор Ильяс Камал да бар.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары билгеле булды
Владимир Васильев

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанда Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде.

Муса Җәлил премиясе татар теле һәм мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштырган өчен Камал театры артистлары Динә һәм Илнур Закировларга; CLEAPL инновацион проектын тормышка ашырган һәм экологик куркынычсыз технологияләр булдырган өчен Иван Захаровка; музыка сәнгатенә керткән өлеше өчен татар дәүләт филармониясе солисты һәм музыканты, композитор Ильяс Камаловка; яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткән өчен шагыйрь Булат Ибраһимга; сынлы сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Роман Абдуллинга бирелде.

Премияләрне тапшыру тантанасына премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева килде.

Быел жюри хозурына 62 кандидат тәкъдим ителде. Кандидатларның күпчелеге музыкантлар, иҗтимагый хезмәттә булучылар һәм театр өлкәсендә эшләүчеләр.

«Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе коллективы премиягә яшь журналист Алинә Айдарованы тәкъдим иткән иде.

  • Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елдан бирле ике елга бер тапкыр бирелә. Сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, эшмәкәрлек, яшьләр программалары үсешенә өлеш кертүчеләргә тапшырыла. Премия 30 яшькә кадәрле яшьләргә, яшьләр оешмаларына, аерым очракларда яшьләр белән эшләгән өлкәннәргә дә тапшырыла. Лауреатларга диплом, күкрәк билгесе һәм 200 мең сумлык премия тапшырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100