news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җитәкчесенә – 60 яшь!

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Рауфәл Мөхәммәтҗанов үзенең юбилеен билгеләп үтә.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Раүфәл Мөхәммәтҗанов үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа быел 60 яшь тула.
Рауфәл ага театр белән 28 ел җитәкчелек итә. 1988 елда ул театрның сәнгать-административ структурасын үзгәртеп кора, Россиядә беренче булып опера һәм балетның сәнгать җитәкчесе вазифаларын гамәлгә кертә. Бүгенге көндә контракт системасын нәтиҗәле куллану театрга репертуардагы спектакльләрне уйнауның иң югары дәрәҗәсенә ирешергә мөмкинлек бирә. Рауфәл ага башлангычы белән 1982 елда театр сәхнәсендә Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара фестиваль үтә. 2000 елдан Рауфәл Мөхәммәтҗанов чит илләрдәге куелыш төркемнәре белән иҗади бәйләнешләр урнаштыра, нәтиҗәдә күп кенә үзенчәлекле халыкара проектлар дөньяга аша.
Театр җитәкчесе тарафыннан репертуарны антология принцибыннан чыгып туплау идеясе тәкъдим ителә. Ул дөньяда танылган музыкаль театрлар җәүһәрләре, рус классикасы, Татарстан композиторлары әсәрләрен сәхнәгә куюдан гыйбарәт. Театр, классик театрдагы рәсем сәнгате үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, Россиядә беренче булып музыка-театр сәнгатенең алтын фондын тәшкил итә торган спектакльләр куелышын һәм бизәлешен файдалана башлый. Мәсәлән, «Борис Годунов» спектакле - Ф.Федоровский, «Кармен» - А.Головин, «Пиковая дама» - В.Дмитриев, «Аида» Е.Чемодуров бизәлешендә тәкъдим ителә. Аның белән бергә театр сәхнәсендә бүгенге чор музыкаль театрларга хас үзенчәлекләр сакланган куелышлар да уйнала.
Рауфәл Мөхәммәтҗанов тырышлыгы нәтиҗәсендә театрда татар композиторлары әсәрләре дә тәкъдим ителә. Алар - Л.Любовскийның “Йосыф турында хикәят” спектакле, Резеда Ахиярованың “Шагырь мәхәббәте” операсы.
М.Җәлил исемендәге театрның матбугат хезмәте биргән мәгълүматка караганда, Рауфәл ага – Россиянең атказанган мәдәният эшлеклесе. Театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен ул 1986 елда “Мактау билгесе” белән бүләкләнә. 2003 елда театр җитәкчесе Россиянең “Ел менеджеры-2002” бәйгесендә “Мәдәният” номинациясендә җиңү яулый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100