news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлил белән бергә җәзалап үтерелгән каһарман Сәлим Бохаровка һәйкәл ачылды

Һәйкәл Башкортостанның Миякә районы үзәгендә Галләнур Бохараев исемендәге паркта урнашкан.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Җәлил-Кормашлар белән бергә җәзалап үтерелгән унберенче каһарман Сәлим Бохаровка Кыргыз-Миякәдә һәйкәл ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәйкәл 2019 елның 2 сентябрендә Башкортостанның Миякә районы үзәгендә Галләнур Бохараев исемендәге паркта урнаштырылган.

  • Күп еллар үткәч кенә Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм башка каһарман шәхесләр белән бергә гильотинага салынган Сәлим Бохаровның чын исеме Гәлләнур Бохараев икәнлеге билгеле булды. Аның туган ягында ачылган һәйкәл ташына беренче тапкыр бу исем зур хәрефләр белән язылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot