news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең хатыны шагыйрьнең яраткан ризыклары турында сөйләгән булган

Казан кооператив институтында Муса Җәлил һәм Илһам Шакировны искә алганнар.

Муса Җәлилнең хатыны шагыйрьнең яраткан ризыклары турында сөйләгән булган
Флюра Абдуллина

Герой-шагыйрь Муса Җәлил хатыны Әминә Җәлиловага пәрәмәч, өчпочмакларны яратуы турында язган булган.

«Чулпан Җәлил әйтүенчә, Муса Җәлил хатыны Әминәгә: «Син пешергән пәрәмәч, өчпочмакларны бик сагындым», - дип язган булган. Шулай ук ул бәрәңгеле-итле аш яраткан. Бу хакта Чулпан ханым сөйләгән иде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Казан кооператив институтында Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм халык җырчысы Илһам Шакировның туган көне уңаеннан ачык ишекләр көне оештырылган. Аш-су осталары кунакларга Муса Җәлил, Илһам Шакиров яратып ашаган ризыкларын пешереп, авыз иттергән.

«Илһам Шакиров гастрольләргә барганда: «Токмачлы аш пешерсеннәр әле», - дип әйтә торган булган. Мәшһүр җырчыбыз дөге, йөзем салынган кабак бәлеше яраткан. Кунаклар өчен өчпочмак, пәрәмәч һәм дөге, йөзем салынган кабак бәлеше пешерелде», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20,15 нче татар гимназияләре, 181 мәктәп, Татарстанның Биектау районы Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәп укучылары Муса Җәлил шигырьләрен сөйләгән. Көн дәвамында Илһам Шакиров башкаруында җырлар яңгыраган.

«Бөтендөнья татар конгрессы «Татар уллары» марафонын игълан итте. Мәдәният атналыгы марафонының идея авторы – «Җиһангирлар» инициатива төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов һәм проект җитәкчесе – Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина. Гөлзадә ханым яшь буын вәкилләренә шәхесләребезнең узган юллары, иҗатлары турында аңлатты, исемнәрен онытмаска киңәш итте», - диде Флюра Абдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100