Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Муса Җәлилнең туган көнендә Түбән Камада Бөтенроссия форумы башлана
Түбән Камада күренекле татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 118 еллыгына зур бәйрәм чаралары узачак. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
15 февральдә 14 сәгатьтә һәйкәл янында төп әдәби митинг үткәрелә. Һәйкәлгә чәчәкләр салу планлаштырылган.
Шулай ук бу көнне мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укучылар арасында конкурслар үткәрелә. Ә 1нче гимназиядә 10.00 сәгатьтә укучыларның һәм педагогларның «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дип аталган Бөтенроссия тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре форумы башлана.
15.00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне «Заман» уку һәм аралашу үзәгенә «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри кичәгә чакыралар.
Моннан тыш, Түбән Кама мәдәният идарәсе «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» онлайн-акциясен башлап җибәрә, анда теләге булган һәркем Муса Җәлил әсәрләренең видеоязмасын яздыра һәм ВКонтакте социаль челтәрендә #ЧитаемДжалиля2024 / #ҖәлилнеУкыйбыз2024 хештегларын кулланып куя ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз