news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева: Августта Казанга килү – бала вакыттан килгән гадәт

Муса Җәлил һәйкәле янына яшьләрнең килүе куандыра, ди ул.

Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева: Августта Казанга килү –  бала вакыттан килгән гадәт
Гөлүзә Ибраһимова

Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева әйтүенчә, 25 август көнне Казанга килү – бала вакытыннан дәвам итә торган гадәт. 

«Бер яктан, бу – бик авыр көн. Икенче яктан – якты, чөнки Муса Җәлил турында хәтер яши. Һәйкәл янына яшьләрнең килүе куандыра. Аның исеме яшьләр хәтерендә яши әле. Хәзер Муса Җәлилгә күп игътибар бирелә, 90нчы елларда еш искә алу юк иде. Төрле шәһәрләрдә һәйкәлләр ачылып тора – бик куандыра», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Татьяна Малышева быел Муса Җәлилгә багышланган фестиваль оештырган. «Шагыйрь һәм музыка» фестивале кыш көне Татарстанның төрле шәһәрләрендә узган. Фестивальдә классик музыка һәм Муса Җәлил шигырьләре яңгыраган.

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» беренче халыкара музыка-шигырь фестивалендә җиңүчеләре катнашында концерт була. 

«Безнең фестиваль өчен яшь композитор Миләүшә Хәйруллина геройлык турында музыка иҗат итте. Вокаль әсәрләр күбрәк булсын иде», – диде ул Муса Җәлил музеенда узган очрашуда.

Аның кызы Елизавета Малышева да музыка юнәлешен сайлаган, ул скрипкада уйный. «Герой оныгы дигән зур исемгә туры киләсе килә, шуңа да тырышам», – ди ул. 

Фото: © Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100