news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең оныгы: «Шагыйрь һәм музыка» фестивале бөтенроссия дәрәҗәсенә чыгарга тиеш

Фронтовик шагыйрьләрнең әсәрләренә, аерым алганда, Муса Җәлилгә багышланган «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестиваль елдан-ел популярлаша бара, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Сәйфиева.

Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Героеның оныгы, фестивальне оештыручы Татьяна Малышева чара бөтенроссия дәрәҗәсен алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләү планнары белән уртаклашты.

«Проект уникаль. Бабай күп шәһәрләрдә булган, анда аның иҗатын беләләр, хәтта аңа багышланган музейлар һәм мәктәп музейлары да бар. Әмма, әлбәттә, боларның барысына да акча кирәк. Киләчәктә фестивальнең барыбер бөтенроссия дәрәҗәсенә чыгачагына ышанабыз», - диде ул.

Искәртик, Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара фестивале Мәскәүдә 21 гыйнварда башлана. Беренче сайлап алу концерты башкаланың Татар мәдәни үзәгендә 16.00 сәгатьтә уза, аннары Татарстанда дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100