news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлилнең музей-йортында композитор Нәҗип Җиһановны искә алачаклар

Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, Казан консерваториясенә нигез салучы һәм беренче ректоры Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулуга багышланган «Кызыл ромашка» клубы утырышы бүген 14:00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-йортында узачак.

Чара композиторның оныгы, Нәҗип Җиһанов музее мөдире Алексей Егоров, Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты һәм Казан музыка училищесы студентлары һәм укытучылары катнашында узачак. Композитор турында истәлекләр, хатлардан өзекләр һәм Нәҗип Җиһанов музыкасы яңгыраячак.

Чарага керү ирекле, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot