Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Муса Җәлилнең кызы Мәскәүдә «Шагыйрь һәм музыка» фестивален ачуда катнашачак
21 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» халыкара музыкаль-шигъри фестиваль ачыла. Тантанада Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәхнәдән Җәлил шигырьләренә рус һәм татар телләрендә җырлар һәм шигырьләре яңгыраячак. Аларны башкала музыка мәктәпләре һәм театр студияләре укучылары башкара.
Мәскәү татарлары автономиясе катнашында әлеге чараны ел саен фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Аркадий Островский исемендәге балалар музыка мәктәбе фортепиано укытучысы, шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева-Җәлил оештыра. Чара шулай ук Казанда да даими үткәрелә.
Чараның узу урыны: Мәскәү шәһәре, Кече Татар тыкрыгы, 8 нче йорт. Фестиваль 16.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз