news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең кызы Люция әтисенең Санкт-Петербургтагы һәйкәлен яхшырак дип саный

Муса Җәлилнең кызы Люция әтисенең Санкт-Петербургтагы һәйкәлен яхшырак дип саный
Зилә Мөбәрәкшина

Скульптор, рәссам Әхнәф Зыякаев әйтүенчә, Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлил Санкт-Петербургтагы һәйкәлне бик тә ошата. «Хәтта Казандагы һәйкәлдән дә яхшырак», - дип бәяләде ул аны.

«Аңа әтисенең Казандагы һәйкәле ошамый. «Нигә аны ярымшәрә һәм шундый позада бастырып ясаганнар?» – дип әйтә. Питердагы һәйкәлгә ул еш килеп йөри», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Соңрак «Татмедиа» АҖ журналистлары, мөхәррирләре герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

Әхнәф Зыякаев герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәлен ясау эше авыр барганын искә алды. «Һәйкәлне куярга рөхсәт бирсәләр дә, аны нинди итеп ясарга кирәклеген белмәдек. Ул - журналист-хәбәрче дә, хәрби дә, әсир дә, шагыйрь дә, язучы да. Шушы сыйфатларны берләштерә торган һәйкәл уйлап табарга кирәк иде. Аның каләмен автомат, мылтык дип кабул итәргә була. Иң элек, игътибарны шуңа юнәлттек», - ди ул.

«Һәйкәлне өч ел тирәсе эшләдек. 2013 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачтык. Һәйкәл тирәсендәге сквер Татарстан хөкүмәте акчасы хисабына эшләнде. Ел саен Муса Җәлилнең туган көне һәм җәлилчеләрне искә алу көнендә һәйкәл янында герой-шагыйрьне искә алу чаралары уза», - диде Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкил урынбасары Дамир Сабиров.

Һәйкәлне өлкәннәр ошаткан: чараларга әби-бабайлар килеп йөри, Санкт-Петербургтагы мәктәп укучылары килә, биредә «Җәлил укулары» конкурсын да оештыралар. Җиңүчеләр Муса Җәлилнең шигырьләрен укый.

«Совет чоры вакытында Санкт-Петербургта Советлар союзы герое Муса Җәлил исемендәге 170 номерлы сигез еллык мәктәп бар иде. Сигез еллык урта гомуми белем бирү мәктәпләрен берләштерә башлагач, әлеге мәктәп Муса Җәлил исеменнән мәхрүм калды. Хәзерге вакытта без «Җәлил укулары»н оештырган 146 номерлы мәктәп белән элемтәдә торабыз, аңа Муса Җәлил исемен бирдертмәкче булабыз», - ди урынбасар.

Ун ел элек үзәк районның мәктәп директоры һәм укытучыларның инициатив төркеме 146нчы мәктәптә татар теле курсларын ачмакчы булган. «Укытучылары да бар иде. Әмма шәһәрнең районнарыннан балаларны мәктәпкә китерү һәм кире кайтару эшен оештырып бетереп булмады. Хәзерге вакытта Питерның бер мәктәбендә дә татар теле укытылмый. Әмма татар мәдәният үзәкләрендә татар теле курслары оештырыла», - дип аңлатты Дамир Сабиров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100