Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова беренче тапкыр әтисенең туган төбәге Оренбургка кайтты
«Әтиемнең туган җирен, туган авылын, ул укыган «Хөсәения» мәдрәсәсен күрергә, ул йөргән урамнардан узарга, аның һәйкәленә чәчәкләр салырга телим», - диде Люция Җәлилова.
Бүген Муса Җәлилнең беренче кызы Люция Җәлилова тәүге тапкыр әтисенең туган төбәге Оренбургка кайтты.
«Кәефем әйбәт. Бүген иртән Санкт-Петербургтан кайттым. Оренбургта беренче мәртәбә. Әтиемнең туган җирен, туган авылын, ул укыган «Хөсәения» мәдрәсәсен күрергә, ул йөргән урамнардан узарга, аның һәйкәленә чәчәкләр салырга телим. Шундый теләкләр, хис-тойгылар белән кайттым. Үземне бәхетле тоям. Минем өстә әтиемнең канаты җәелеп тора, ул мине йөртә кебек тоела», - диде Люция Җәлилова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Люция Җәлиловага 87 яшь. Ул татарча иркен аралаша. Люция ханым бүген IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумында катнаша. Форумда төрле төбәкләрдән җыелган төбәкчеләр татар авыллары тарихы, шәхесләр белән таныша, фикер алыша. Әлеге чарада шулай ук Оренбург өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге катнаша.
Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдус Дәүләтов Люция Җәлиловага чәчәк бәйләме һәм Оренбургның данлыклы мамык шәлен бүләк итте.
- Люция Муса кызы Җәлилова 1936 елның 18 маенда Ташкентта туган, Мәскәү кинематография институтын тәмамлаган кинорежиссер.
- «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов мәгълүматлары буенча, әнисе ― Зәкия Садыйкова Казанда типографиядә эшләгән, үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөргән, шигырьләр дә язган, мөхәррире Муса Җәлил булган «Октябрь баласы» журналына, Мәскәүгә юллаган. Шигырьләре Муса Җәлил белән танышуга сәбәп була. 1936 елда Муса Җәлил Мәскәүгә киткәч, юллары аерыла. Люциягә 6 ай булган вакытта, Муса Җәлил Идел аръягына чыгып, шунда кызын беренче мәртәбә кулларына алган, алар кабат аралаша башлый. 1940 еллар башында Зәкия Садыйкова Татарстан өлкә комитетында эшләүче Галимҗан Шәфиевка кияүгә чыга, ире шигырь язудан тыйгач, тәрҗемә белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз