news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлил: Минем өчен Андре Тиммерманс бик зур һәм кадерле кеше

«Моабит дәфтәрен тоткынлыктан алып чыгып, Совет илчелегенә тапшыру аңа җиңел бирелмәгән, ул да әтием кебек әсирлектә булган», - диде ул.

Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлил: Минем өчен Андре Тиммерманс бик зур һәм кадерле кеше
Ләбиб Лерон

Люция Җәлил Татарстан журналистлары белән очрашуда әтисе – Муса Җәлилнең Германиядә әсирлектә вакытта төрмәдә язылган икенче дәфтәрен тапшырган Бельгия кешесе Андре Тиммермансны үзе өчен кадерле кеше дип атады.

  • Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, икенче дәфтәр 10,7х7,5 см зурлыкта була, каләм белән латин шрифтында языла. Аны Муса Җәлил Моабит төрмәсендә бергә утырган Бельгия патриоты Андре Тиммерманска үзен судка җибәрергә ярты ай вакыт калгач гына тапшыра.

Андре Тиммерманс дәфтәрне тоткынлыктан алып чыга һәм биш елга каторгага хөкем ителгәннән соң үз әйберләре белән бергә әнисенә җибәрә. Сугыш беткәнче бельгияленең әнисе дәфтәрне улы әманәте итеп саклый. Андре Тиммерманс әйләнеп кайта һәм Муса Җәлилнең шигырьләр дәфтәрен 1947 елда Бельгиядәге Совет илчесенә тапшыра.

«Андре Тиммерманс булмаса, җәлилчеләрнең батырлыгы турында беркайчан да белмәсләр иде. Минем өчен ул бик зур һәм кадерле кеше. Бу эшне башкарып чыгу аңа җиңел бирелмәгән, ул да әтием кебек әсир булган», - диде Люция Җәлил.

Язучы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов әйтүенчә, Андре Тиммермансның дусты хатны Совет илчелегенә тапшыргач, Андре хатыны һәм балаларын өйдән чыгарып җибәргән. «Үзен атып үтермәсеннәр өчен ике айга якын качып яшәгән», - диде ул.

«Нигъмәт Терегулов беренче дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә алып кайтып тапшыргач, үзен атып үтергәннәр. Беренче дәфтәр турында кычкырып сөйләшү булмаган. Ә Андре Тиммерманс икенче дәфтәрне дә кайтарып бирә. Ул тапшырмаган булса, бу ике дәфтәр турында искә алмаслар иде, Җәлилне каһарман булуын танымаслар иде», - дип саный Вахит Имамов.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, беренче дәфтәрне җәлилчеләр утырган Тегель төрмәсеннән 1944 елның февралендә Габбас Шәрипов исемле кеше алып чыга һәм Франциядә Ле-Пюи лагеренда Нигъмәт Терегулов исемле кешегә тапшыра. Габбас Шәрипов Муса Җәлилнең яшерен оешмасында катнаша һәм шуның өчен фашистлар аны төрмәгә яба.

Моабит төрмәсенең элекке әсире Нигъмәт Терегулов дәфтәрне каршылык хәрәкәтендә катнашкан француз партизаны Мария Дубизага сакларга бирә. Шигырьләр Мария әнисенең өендә бер ел саклана. Сугыш беткәч, Нигъмәт Терегулов туган ягына кайта. Ул дәфтәрне почта аша җибәрергә җөрьәт итми, Татарстан Язучылар берлегенә үзе алып барып тапшыра, диелә комитет хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100