news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил: Җанисәптә катнашмадым, өемә килүче булмады

«Җанисәп нәтиҗәләре буенча татарларның күпкә кимүен белдем һәм бу мине борчуга салды», - диде ул.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил: Җанисәптә катнашмадым, өемә килүче булмады
Зилә Мөбәрәкшина

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Чулпан Җәлил җанисәптә катнашмавын, өенә халык санын алучылар килмәвен әйтте.

«Балаларым, оныкларым янына да халык санын алучылар килмәде. «Госуслуги» порталы аша да мөмкинлек барлыгын белдем, ләкин үзем генә үтә алмадым. Ә балаларымның эше бик тыгыз иде, гастрольләрдә булдылар, конкурслар оештырдылар. Җанисәп нәтиҗәләре буенча татарларның күпкә кимүен белдем һәм бу мине борчуга салды. Хәзер бик күп татарлар чит илгә күченде, гомумән, күченүчеләр бик күп, бу – факт», - диде ул «Татар-информ»га.

Аның фикеренчә, җанисәптә бөтен кеше дә катнашсын өчен активрак булырга, массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итәргә кирәк. «Җанисәпнең үткәрелүен белә идем. Кем дә булса килер дип уйладым, ләкин килүчеләр булмады», - дип аңлатты ул.

Чулпан Җәлил Мәскәү шәһәрендә рус мохитендә үсүен билгеләп үтте. «Мәскәү университетында филология факультетының рус бүлегендә укыдым. Татарча барысын да аңлыйм, сөйләм дәрәҗәсендә генә булса да татарча сөйләшә алам. Татарча текстлар укыйм. Дәү әти белән дәү әнием татарча сөйләшкән иде, алардан татар сөйләмен ишетеп үстем. Моннан тыш, Татарстанның төрле шәһәрләрендә булырга туры килә», - диде ул.

Муса Җәлилнең кызы Казанда әтисенә куелган һәйкәл турында да искә алды. «Мин аны яратам, һәйкәл шәһәргә туры килә. 25 августта җәлилчеләрне искә алганда кабергә барып чәчәк тә куя алмыйбыз бит. Шуңа күрә без гаиләбез белән ел саен шушы көнне әтиемнең Казандагы һәйкәле янына киләбез. Бу традициягә керде. Әтинең туган көне – 15 февральдә Мәскәүдәге һәйкәлгә барабыз», - диде Җәлилнең кызы.

«Бу – сәнгать әсәре. Аны Владимир Цигаль дигән скульптор эшләде. Һәйкәлдә әтинең холкы чагылыш тапкан. Һәйкәлне ошатам. Санкт-Петербургта да еш булам, иң элек, әтинең һәйкәлен карарга барам. Питер, Мәскәүдәге һәйкәл бик ошый – әти шагыйрь буларак тасвирлана. Казандагы һәйкәлгә «шагыйрь шәхесе» җитеп бетми. Казан һәйкәлен ясаган вакытта Сибгат Хәким, Гомәр Бәшир белән бергә скульптор янына барган идек, хәтерлим», - диде ул.

Узган ел Санкт-Петербургтагы Муса Җәлил һәйкәлен фотога төшергәндә ике өлкән яшьтәге ханым очраган. «Үземне һәйкәл янында фотога төшерүләрен сорадым. «Җәлилнең шигырьләрен сөйләп бирикме? Без аны мәктәп программасында үткән идек. Монда гел килеп йөрибез» – дип әйттеләр. Аларга чын күңелдән сокландым», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100