Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Муса Җәлилне искә алу көнендә Ирада Әюпова: Халкыбызның иң зур байлыгы – хәтер
Герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу митингыннан соң Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова да журналистлар белән аралашып алды һәм фикерләре белән уртаклашты.
«Быелгы ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, аннары Ватанны саклаучы елы буларак та аерым бер әһәмияткә ия. Әлеге чара дәүләт оешмалары булган министрлыкларны һәм иҗтимагый оешмаларны берләштерде, безнең барыбыз өчен дә бер үк кыйммәтләр кадерле икәнен күрсәтте. Минемчә безнең халкыбызның иң зур байлыгы – хәтер. Татар халкы әкиятләрендә танылган каһарманнар юк. Шүрәлене мисал итеп алыйк, ул образ гына. Ләкин халкыбызның герой шәхесләре бар һәм алар безнең өчен үрнәк! Без алар белән горурланып яшәргә тиеш. Аннары ул хәтер мәңгелеге балаларыбызда, оныкларда дәвам итүе мөһим», – дип ассызыклады министр.

Чараның кульминациясе «114 адым» музыкаль-шигъри перформансы булды. Аның нигезендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон поэмасы ята. Режиссеры Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Булат Гатауллин булган. Перформанста Габдулла Кариев исемендәге яшьләр театры артистлары катнашты, Миләүшә Хәйруллина музыкасына җырлар яңгырады.
Митингны алып баручы «Ватаныбыз иминлеге өчен башларын салган батырларыбыз даны онытылмасын. Дөньяларыбыз имин, күкләребез аяз булсын», – дигән сүзләр белән тәмамлады һәм халыкны Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз