Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Муса Җәлилне һәм көрәштәшләрен искә алуда кызы Чулпан Җәлилова да чыгыш ясады
Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу митингында әдипнең кызы Чулпан Җәлилова дә катнашты.
«Исәнмесез, кадерле иптәшләр! Мин бу көнне Казанда булуым, сезнең янда булуым белән бәхетле. Быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иттек. Бу Җиңү өчен бик күп каһарманнарыбыз гомерләрен фида кылганнар. Тормышта шундый могҗизалар булып тора һәм «Моабит дәфтәрләре»нең сакланып калуы да – могҗиза», – диде ул.

Ул шулай ук Җәлилнең һәм аның рухташларының каһарманлыгы мәңгелек булуын билгеләп үтте.

«Яшь буын да Муса Җәлилнең һәм җәлилчеләрнең каһарманлыкларын белеп үссен иде. Һәм аларның яшерен эш алып барулары зур батырлык булуын һәрвакыт исләрендә тотсыннар иде. Мин яшерен эш алып барып, корал тотып Белорусия партизаннары ягына чыгуларын оештыручылар алдында баш иям. Белорусиядә шушы кыю шәхесләргә багышланган һәйкәл бар. Ә 25 август көненә килгәндә, без һәрчак бу вакытта Казанда булырга тырыштык. Һәм һәрчак Туфан Миңнуллин белән дә күрешә идек. Туган көне булса да ул бирегә килә иде. Бүген аның 90 еллык юбилее уңаеннан да аны ихлас хөрмәт итүемне белдерәсем килә», – диде Җәлилова.
Чара ахырында Чулпан Җәлилова әтисенең беренче укытучысы булган Ленин ордены кавалеры Габдулла Усмановның оныгы – «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев белән дә аралашып алды.
- 1944 елның 25 августында Плётцензее төрмәсендә Германиянең император суды карары нигезендә Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше җәзалап үтерелә. Әлеге вакыйга татар халкы өчен генә түгел, фашизмга каршы көрәшкән һәр халык өчен тетрәндергеч фаҗигале көн. Һәр елны 25 август көнендә Казан Кремле янында урнашкан Муса Җәлил һәйкәле янындагы мәйданга герой-шагыйрь һәм җәлилчеләрне, аларның каһарман рухын искә алырга җәмәгатьчелек җыела.
- Җәлилнең шигырьләре 60тан артык телгә тәрҗемә ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз