news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлилгә багышланган «Кара урман» фильмы киң прокатка чыкты

Муса Җәлилгә багышланган «Кара урман» фильмы киң прокатка чыкты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

12 февральдән республика кинотеатрларында режиссер Радик Кудояровның каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел булуга багышланган «Кара урман» фильмы күрсәтелә башлый.

Фильмның ябык күрсәтүләре узган елның маенда һәм сентябрендә Татарстан җитәкчелеге һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре катнашында узган иде. Хәзер исә тамашачылар аны республиканың барлык эре кинотеатрларында карый ала. Картина 2024 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелгән.

«Фильм Татарстан Республикасы мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия. Аның инде билгеле бер статусы һәм бүләкләре бар, без бу фильм популяр булыр дип өметләнәбез», – дип искәртеп узды оештыручылар фильм башланыр алдыннан.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Киң экранда фильм беренче тапкыр «Мир» кинотеатрында күрсәтелде. Премьерадан соң тамашачылар фильмның режиссеры Радик Кудояровка һәм Муса Җәлил ролен башкарган актер Зөлфәт Закировка үз сорауларын бирә алды.

«Бу роль минем хыялым иде. Әлеге фильмны беренче тапкыр тамашачыларга күрсәткәч, мин үземнең юкка эшләмәгәнемне аңладым. Без тарихта шундый эз калдыра алуыбыз белән бәхетлебез. Фильмны киләсе буыннар да карар, бөек шагыйребез белән горурланыр дип ышанам», – дип үз хис-кичерешләре белән уртаклашты актер Зөлфәт Закиров.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Режиссер Радик Кудояров фильмның яшь чикләве турында сорауга җавап бирде. «Кара урман» фильмы «18+» чикләве белән күрсәтелә, ләкин режиссер фикеренчә, ул барлык яшьтәге караучыларга да туры килә.

«Минем уйлавымча, бу акрынлап үзгәрер, без бу мәсьәлә белән киләчәктә шөгыльләнәчәкбез. Чөнки минемчә, фильм барлык яшьтәгеләр өчен дә, ул киң аудитория өчен», – дип җавап бирде Радик Кудояров.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Кара урман» фильмын бүгеннән Казан һәм республиканың кинотеатрларында күрергә мөмкин. Ел дәвамында шулай ук илнең башка төбәкләрендә күрсәтүләр планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot