Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Муса Җәлилгә...
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Җәлил укулары» әдәби конкурсы катнашучыларының эшләрен беренче тапкыр матбугатта тәкъдим итә. Халыкара әдәби бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары.
Муса Җәлилгә
Муса дигәч, күз алдына
Килә сугыш еллары.
Иле өчен көрәшкәндә,
Богауланды куллары.
Омтылды ул үз милләтен
Чыгарырга иреккә.
Фашистка каршы көрәштә
Каләм килде иптәшкә.
Күпме җәзалар чиксә дә,
Тайпылмады юлыннан.
Теләде ул дошманнарның
Үлемен үз кулыннан.
Һәрбер сүзе, һәр ноктасы
Тирән мәгънәгә ия.
Әсәрләрен белгән саен,
Ил өчен йөрәк көя!
Хак Тәгалә җибәргәндер
Безгә аны ярдәмгә,
Исемен дә биргәннәр бит
Охшатып Пәйгәмбәргә!
Җәлилдәй намуслы кеше
Кирәк бит җирдә күбрәк…
Тик нишләптер бу дөньяда
Очрыйлар алар сирәк.
Әйдәгез әле, дус ишләр,
Җәлилчеләр рәтенә
Керик без дә һәм халыкның
Дан җырлыйк ирегенә!!!

Сәлмәнова Алсу Рифгать кызы, 2025 ел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз