news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил. Хөкем алдыннан

Черчетләр ханы*
(«Кылыч хан» трагедиясенә)

Хөкем җитте, безне чыгардылар
Һәм тезделәр бер буш урынга
Кояш батты, ахры, теләмәде
Бу хурлыкка шаһит булырга.

Үлән юеш иде әллә чыктан,
Әллә җирнең зарлы яшеннән,
Урман, таулар, күлләр... Бар да куркып
Томан арасына яшренгән.

Тышта салкын, бары аяк белән
Тойдым җирнең таныш җылысын.
Җир йөрәкне минем җылытмакчы,
Анам төсле өреп сулышын.

Кайгырма, җир, йөрәк калтырамас,
Синең өстә чакта аяклар.
Аның исме белән ачылган тел,
Үлгәндә дә Аны кабатлар.

Менә алар, черчет хакимнәре,
Кызыл күзле, юеш танаулы.
Тик белсеннәр: алар түгел, ә без
Гаепләүче бүген аларны.

Җиз балтасын җәллад кайраганда,
Эт ләззәтен тоеп канында,
Черчетләргә каршы соңгы сүзне
Без әйтербез хөкем залында.

Килер ул көн, халык хөкем итәр,
Карар булыр кискен һәм кыска.
Каным белән язган соңгы җырым,
Бул гаепләү акты фашистка.
(1943)
*Черчетләр ханы – шагыйрь Әхмәт Исхакның (1905-1991) сугышка кадәр язылган «Каракаш батыр» поэмасындагы (1940 елда Муса Җәлил редакцияләвендә басылып чыккан) персонаж, биредә ул кара көчләрне аңлата. Муса Җәлил үзенең шигырендә конспирация максатында фашистларны черчетлар дип атый. Мөгаен, явыз ханны Гитлер дип аңларга кирәктер. Шагыйрь шулай ук дәфтәр кырыена гарәп шрифты белән татарча «актсишаф» дип тә язып куйган, уңнан сулга таба укыганда ул «фашистка» сүзе.


Муса Джалиль. Перед судом (Перевод Виля Ганиева)

Черчетский хан*

Нас вывели – и казнь настанет скоро.
На пустыре нас выстроил конвой...
И чтоб не быть свидетелем позора,
Внезапно солнце скрылось за горой.

Не от росы влажна трава густая,
То, верно, слезы скорбные земли.
Расправы лютой видеть не желая,
Леса в туман клубящийся ушли.

Как холодно! Но ощутили ноги
Дыхание земли, что снизу шло;
Земля, как мать, за жизнь мою в тревоге
Дарила мне знакомое тепло.

Земля, не бойся: сердцем я спокоен,
Ступнями на твоем тепле стою.
Родное имя повторив, как воин
Я здесь умру за родину свою.

Вокруг стоят прислужники Черчета.
И кровь щекочет обонянье им!
Они не верят, что их песня спета,
Что не они, а мы их обвиним!

Пусть палачи с кровавыми глазами
Сейчас свои заносят топоры,
Мы знаем: правда все равно за нами,
Враги лютуют только до поры.

Придет, придет день торжества свободы,
Меч правосудья покарает их.
Жестоким будет приговор народа,
В него войдет и мой последний стих.
(1943)
*Черчетский хан – олицетворяющий злые, чёрные силы, персонаж из довоенной поэмы «Каракаш-батыр» татарского поэта Ахмета Исхака (1905-1991), изданной в 1940 году под редакцией Мусы Джалиля. В целях конспирации Муса Джалиль называет черчетами фашистов. Очевидно, под злым ханом надо разуметь Гитлера. Чувствуя, что его могут не понять, на полях тетради арабским шрифтом на татарском языке написано «актсишаф», что читается справа налево «фашистка», то есть фашисту.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100