news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлил «Тик булса иде ирек» шигырен «Җыр» дигән исем белән атаган булган

Муса Җәлил «Тик булса иде ирек» шигырен «Җыр» дигән исем белән атаган булган
Владимир Васильев

Татарстан Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина әйтүенчә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит» төрмәсендә язган Моабит дәфтәрендә «Тик булса иде ирек» шигыре «Җыр» дип исемләгән булган.

«Латин графикасында язылган дәфтәрдә «Хат», «Бакчачы» шигырьләрен, гарәп графикасындагы дәфтәрендә «Җыр», «Кошчык» шигырен күрәбез. «Җыр» шигырен «Тик булса иде ирек» дигән исем белән беләбез. Муса Җәлил аны «Җыр» дип кенә атаган. Сәбәбен белмим», - дип укып күрсәтте ул.

Рәмзия Абзалина Моабит дәфтәрләренең ике имляда язылуын аңлатты. «1928 елга кадәр татар язуы гарәп шрифтында булган. 1928 – 1939 елларда латин шрифтында язганнар. Аннан соң кирилл графикасына күчкәннәр. Язучыларыбыз гарәп, латин графикаларында яза белгән. Шуңа күрә Моабит дәфтәрләре ике төрле графикада язылган», - диде ул.

«Без – фронт каравылчылары, саклаучылары. Моабит дәфтәрләре билгеле бер шартларда саклана. Бүлмә температурасын тикшереп торабыз. Моабит дәфтәрләрен елына бер тапкыр – Муса Җәлилнең туган көнендә 15 февральдә Милли музейда махсус пыяла астына куеп чыгарабыз. Гомумән алганда, документлар тимер сейфлар эчендә саклана. Барлык нечкәлекләрне сөйли алмыйбыз», - диде музей хезмәткәре.

КФУ профессоры, әдәбият галиме Нурфия Йосыпова һәм Муса Җәлил музее мөдире Нәзирә Фәттахова «Тик булса иде ирек» шигыре турында аңлатма бирде. «Муса Җәлилнең ике Моабит дәфтәре булганы билгеле. Әлеге шигырь ике дәфтәрдә дә очрый. Берсендә автор аны «Җыр» (Тик булса иде ирек) дип, җәя эчендә тәкъдим итә», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot