news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлил призына баскетбол турниры уздырылды

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстанда. Ул Муса Җәлил призына уздырылган баскетбол турниры җиңүчеләрен бүләкләде, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Әлеге ярыш ике көн дәвамында барган. Анда 7-11 сыйныф укучылары арасыннан 8 команда катнашкан. Бер кызлар командасы да булган. Бүген аларны тәбрикләү тантанасы узып, анда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе урынбасары Эдиль Байсалов, Россия Федерациясенең Кыргызстандагы Илчелеге киңәшчесе Альберт Зөлхарнеев җиңүчеләрне Кубок һәм медальләр белән бүләкләде.

Шулай ук Казан шәһәренең «Уникс» баскетбол командасыннан җиңүчеләргә махсус бүләкләр тапшырылды. Бу бүләкләр яшь спортчыларны яңа җиңүләргә әйдәде, яңа үрләр яуларга омтылыш уятты.

Милли Шура рәисе билгеләвенчә, Муса Җәлил кубогы турнирының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ике республика гимны яңгыравы – ул бәйгегә мәртәбә өстәде. Алдагы елларда да әлеге ярыш киң колач алыр, дәвамлы булыр дип ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot