news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлил премиясе лауреатлары билгеле

Муса Җәлил премиясе лауреатлары билгеле
фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары игълан ителде. Жюри җиңүчеләр итеп бер шагыйрьне, ике драма артистын һәм бер музыкантны сайлаган.

Премия «Бөртекләп җыелган гомер» шигырьләр китабы һәм «Күңелгә илһам килә» җыентыгындагы шигырьләре өчен шагыйрь Дания Галәүтдиновага (Дания Нәгыйм); Кариев театры артисты Булат Гатауллинга, «Әкият» курчак театры артисты Айвар Гыймаевка, шулай ук, Казан дәүләт консерваториясенең фортепиано кафедрасы мөдире, пианист Зөлфәт Фахразиевка бирелгән.

«Конкурска барлыгы 30 эш кергән, шуның 28е карау өчен кабул ителгән. Шулар арасында иң иң күбе – иҗтимагый эшчәнлек өчен (8 эш) һәм музыка сәнгате өчен (7 эш)», дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot