news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле – исемлек

Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле – исемлек
Владимир Васильев

Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларның исемнәрен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла атады.

«Дүрт номинациядә лауреатлар билгеләнде. «Шаян ТВ» телеканалы – зур популярлык казанды. Балаларны, яшүсмерләрне телебезгә җәлеп итте, төрле бәйгеләр үткәрә, яшь талантларны үстерү, телне, сәнгатьне, әдәбиятны популярлаштыра. Аннан соң, әдәбият буенча яңа лауреатыбыз – шагыйрь Рифат Сәлах, җыр сәнгатендә – җырчы Илүсә Хуҗина, театр сәнгатендә – Камал театры актерлары Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Ләйсән Гатауллина», - диде ул.

Ркаил Зәйдулла премия ияләрен «лаеклы яшьләр» дип бәяләде һәм тәбрикләү сүзләрен әйтте.

«Муса Җәлил - горурлыгыбыз. Безнең илдә аның шигырьләре һәрвакыт актуаль булыр. Аның шигырьләрен укыганда күңелдә өмет уяна. Үзенең үлеме белән, үзеннән соң килгән буыннарга өмет уятып калдырган бөек шагыйрь ул», - диде Татарстан Милли музеенда чыгышында Язучылар берлеге рәисе.

  • 1968 елдан башлап республикада Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясе булдырыла. Ул ике елга бер тапкыр яшь авторлар, композиторлар, рәссамнарның иң яхшы дип табылган әсәрләре, фән эшлеклеләренең төрле казанышлары өчен һәм яшьләр белән эшләүче оешмаларга бирелә. Комсомол оешмалары таркалганнан соң, илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, премия берничә ел бирелмичә тора. Яңадан ул республика премиясе буларак 2003 елдан торгызыла.
  • Лауреатлар арасында танылган шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миннуллин, Зөлфәт, Ренат Харис, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор Рәшит Абдуллин, драматург Туфан Миңнуллин, актерлар Равил Шәрәфиев, Эмиль Талипов, Артем Пискунов, җырчылар Римма Ибраһимова, Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров һ.б. танылган мәдәният хезмәткәрләре бар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100